Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сиднейда Ханука бәйрәме вакытында ут ачу нәтиҗәсендә ким дигәндә ун кеше һәлак булган


Бонди бич
Бонди бич

Ут ачучының берсе тоткарланган.

Австралиянең Сидней шәһәрендә ике билгесез кеше Бонди-бич пляжында кешеләргә ут ачкан. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ул вакытта пляжда җирле яһүд җәмгыяте вәкилләре катнашында Ханука яһүд бәйрәме узган.

Медиалар, аерым алганда Би-би-си Яңа Көньяк Уэльс полициясенә сылтанып язуынча, ут ачучы белән бергә ун кеше һәлак булган, 12 кеше яраланган. Икенче ут ачучы тоткарланган. Ут ачучыларның кем булуы әлегә билгеле түгел.

Шаһитлар сүзләренчә, кара кием кигән ике кеше, бераз читтәрәк торып, пляж янындагы парковкада кешеләргә махсус ут ачкан. Атыш якынча ун минут дәвам иткән.

Пляжда атыш һәм кешеләрнең куркып качуы видеога эләккән. Интернетта шулай ук коралсыз бер кешенең ут ачучыдан коралны тартып алуын күрсәткән видео да таралды, ләкин әлегә аның чынлыгы расланмаган.

Халыкны Бонди-бичтан һәм аңа якын җирләрдән китәргә чакырганнар. Видеоязмаларда атыш булган урында бик күп полиция һәм медицина хезмәткәрләре булуы күренә.

14 декабрь — бөтен дөнья яһүдләре билгеләп үтелә торган Ханука бәйрәменең беренче көне.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG