Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә кырымтатар мөслимәләрен өч айга сак астында калдырды


Handcuffs hanging on bars
Handcuffs hanging on bars

Утырыш ябык ишекләр артында узган.

Акмәчеттәге Киев районы мәхкәмәсе тикшерү изоляторында тотылучы кырымтатар мөслимәләре — Эсме Ниметулаева, Насибе Саидова, Эльвиза Алиева һәм Февзие Османованы — сак астында тотуны өч айга озайтты.

"Кырым теләктәшлеге" проекты хәбәр итүенчә, утырыш ябык ишекләр артында узган. Мөслимәләрнең туганнары утырыш вакытында мәхкәмә бинасы янында яңгыр астында басып торган. Карар игълан ителгәндә генә тоткарланган мөслимәләрнең гаиләләреннән берәр кешегә керергә рөхсәт иткәннәр.

Әмма Насибе Саидованың әнисе Динара Июпованы кертмәгәннәр, чөнки ул мәхкәмә приставы белән бәхәсләшкән һәм кызын автозактан чыгару вакытында, бераз гына булса да күреп калу нияте белән, ишек төбеннән китмәгән булган.

"Без кердек. Әлбәттә, үзебезне тотып кала алмадык, елый башладык. Безне әрләделәр, дәшми генә торуыбызны таләп иттеләр. Әмма күз яшьләре үзеннән-үзе атылып чыкты, чак кына түзеп тордык. Кызлар барысы да елмая иде, елмаерга тырыштылар — без алар белән горурланабыз", — дип сөйләгән "Гратам" басмасына Февзие Османованың әнисе Эльянора Османова.

  • Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды.
  • 2024 елның 16 сентябрендә Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән дүрт мөслимә дә кулга алынды. Соңрак тагын бер мөслимә тоткарланды. Аларның барысы да Тикшерү изоляторында утыра.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG