АКШ кинопродюсеры, Studio Mao ширкәтенең җитәкчесе Стивен Мао танылган татар балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриев турында кино төшерергә җыена. Бу хакта ул ТАСС агентлыгына сөйләгән.
Аның сүзләренчә, әлеге фильм Нуриевнең "Биюче" дип аталган биографиясенә нигезләнәчәк, һәм ул аның туган якларын сагынуы, ата-анасын күрергә теләве турында бер хикәя булачак.
Әлегә фильм сценариенең ике варианты бар, шуларның берсен сайлау бара, дип белдерә продюсер. Төп рольне башкаручы актер да әлегә билгеләнмәгән.
Мао белдергәнчә, киноны төшерү идеясе берничә ел элек туган. Әмма ул чакта Рэйф Файнсның "Ак карга" дип аталган фильмы чыккан чыга (2018 ел), шуңа бу эшне кичектерергә булалар. "Хәзер бу проектка кайтасы иттек", ди продюсер.
Studio Mao – 2006 елда Нью-Йорк штатында нигезләнгән бәйсез АКШ киноширкәте. Студия төшергән "Тире" (Skin) дигән кыскаметражлы фильмы "Оскар" премиясенә лаек булган.
Ширкәтнең Мәскәүдә офисы бар, ул 2018 елда ачылган. Кайбер фильмнарны ул Русия белән берлектә төшерә. Мәсәлән, 2022 елда "Соло" дип аталган фильм өлешчә Русиядә төшерелгән, аның режиссеры – Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган Ольга Панкратова.
- Рудольф Нуриев – танылган балет биючесе, балетмейстер. Аны "татарны дөньяга таныткан иң билгеле шәхесләрнең берсе" дип атыйлар. Балет сәнгатендә югарылыкка ирешә алган талант иясен "очучы татар" дип йөрткәннәр.
- Рудольф Нуриевның балачагы Башкортстанда, Уфада уза. Әнисе – Уфа татары, әтисе – Казан губернасыннан була. Төрле хореография коллективларына йөри, биергә өйрәнә, Уфаның опера һәм балет театрында беренче адымнар ясый. Уфада ул вакытта хореография училищесы булмаганга Петербурга китә, зур тормыш бусагасын атлый.
- Совет илендәге авторитар систем кысаларына сыймыйча, 1961 елда гастроль вакытында Нуриев көнбатышта калырга карар итә, Франциядән сәяси сыену сорый. Балет йолдызы буларак уч төбендә йөртелгән кеше бер мизгелдә хыянәтче, читкә качучы, көнбатышка сатылучы буларак тамгалана һәм кешеләрнең хәтереннән юк ителү язмышына дучар ителә. 1962 елда аны дәүләткә хыянәт итүдә гаепләп, читтән торып 7 ел төрмәгә хөкем итәләр.
- Инглиз балеринасы Марго Фонтейн белән 17 ел дәвамында дуэт биеп дөньяга таныла. 1983-1989 елларда Париж операсының балет труппасы белән җитәкчелек итә. Гомеренең ахырында үзен дирижерлыкта сынап карый.
- 1993 елның 6 гыйнварында Парижда вафат була.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум